Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сездә калыр идем

23 мартта Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үткәрелгән төбәкара конференция – “Сездә калыр идем” дип исемләнгән Рәшит Гәрәй укуларында катнаштык һәм чыгыш ясадык. Мәдәният йорты хезмәткәре Якупова Разия шагыйрьнең “Кыр казлары киткәндә” җырын башкарды, китапханәче Гарипова Флера Рәшит Гәрәйнең иҗатында сугыш темасын яктыртты.