Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Штыкны каләм итеп

26 мартта шагыйрь, прозаик,  Бөек Ватан сугышы каһарманы Хәйретдин Мөҗәйнең (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә әдәби-патриотик сәгать үткәрелде. Муса Җәлилдән алып олы яу кырында күп шагыйрьләребез башын салды. Алар арасында Җәлил шикелле үк дошман тарафыннан җәзалап үтерелгән Хәйретдин Мөҗәй дә бар. Аның әсирлектә иҗат иткән шигырь-поэмаларын фашистлар шагыйрьнең үзе белән бергә утка салганнар. Әмма җырны крематорий да, гильотина да юк итә алмый. Мондый батырларны без онытмаска тиеш.