Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

2021 ел - Фән һәм технологияләр елы

Фән һәм технологияләр елы уңаеннан үткәрелгән мәгълүмат сәгатендә фән, ачышлар, уйлап табулар, татар галимнәре турында сөйләдек. Беренче татар профессоры, күренекле химик Гыйлем Камайның тууына (23 февральдә) 120 ел тулуга багышлап, аның гыйбрәтле тормыш юлы, химия фәнен үстерүгә керткән өлеше белән таныштырдык..