Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гыйлем Камай - беренче татар профессоры

Фән һәм технологияләр елына уңаеннан беренче татар профессоры, күренекле химик Гыйлем Камайның тууына (23 февральдә) 120 ел тулуга багышлап мәгълүмат сәгате үткәрелде. Аның гыйбрәтле тормыш юлы, химия фәнен үстерүгә керткән өлеше турында сөйләдек.