Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Телен белгән ил ачар

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә туган телгә дан җырладык: тел турында әдәби-музыкаль композиция, сәхнәләштерелгән әкият, милли бизәкләребезне чагылдырган татар кызлары биюе, нәфис сүз, җырлар, баянда тезмә... Авылыбызда яшәүче таҗик гаиләсеннән Омина үз туган телендә шигырь сөйләсә, татарча җыр башкарды. Кичә туган тел турында мәгълүмат, фикерләр, шигырь юллары белән үрелеп алып барылды.