Җәлил - үлемсез шагыйрь
Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби сәгатьтә презентация һәм китап күргәзмәсе ярдәмендә герой-шагыйрьнең тормыш юлын һәм балалар өчен иҗатын искә төшердек. Берничә шигырен яттан сөйләдек, “Карак песи”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен театральләштереп җырладык, “Күрсәт әле” уенын җырлап уйнадык.