Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Балалар өчен вакытлы матбугат

Каникулда китапханәгә йөргән башлангыч сыйныф укучылары, нәниләр  өчен өч тапкыр үткәрелде.  Китапханә алдыра торган “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Простоквашино”, “Ялкын” журналлары белән таныштырдык. Аларны куллану тәртибен аңлаттык, өйгә нинди журналлар алдырулары белән кызыксындык. “Салават күпере”,2016, №11 санына күзәтү ясадык, “Халык иҗаты” бүлегенә тукталдык, нәрсә ул “ халык авыз иҗаты” – шуны аңлаттык, шул бүлектәге мәкальләр, тизәйткечләр, табышмаклар, такмакларны әйтештек, “Песи белән тычканнар” уенын уйнадык.