Сандык төбендәге хатирә
Һәрбер йортта, һәр гаиләдә үзенең кадерле ядкаре бар. Ядкарь ул – әби-бабайлардан, әти-әниләребездән калып, нәселнең, гаиләнең якты хатирәсе булган әйбер. Мондый ядкарьләр буыннарны бәйли, якынайта. Бу очрашуда катнашкан һәркем үзләренең гаиләләренең кадерле ядкарьләре белән таныштырды.