Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гомер елларым - минем байлыгым

Чордашлар” клубында 2020 елда соңгы аралашу кичәсе. Узып баручы елга йомгак ясадык. Клубның даими әгъзасы Зарипова Мәүҗидә апага шушы араларда гына 80 яшь тулган иде. Аны юбилее белән котладык. Сугыш ятиме, 4 класс кына укып иртә эшкә җигелгән, Ярославль, Горький якларында торф чыгаруда катнашкан... юбилярның безнең белән уртаклашыр истәлекләре күп булды.