Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яктырак янсын Чыршы утларың...

: Мәдәният хезмәткәрләре клуб ишек алдында кардан һәм боздан чыршы мәйданчыгы ясадык. Елына күрә бик матур килеп чыкты. Мәйданчыкны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Гарипов, авылдашыбыз Хәбибуллин Р.И. котладылар. Аниматорлар һәм җырчылар бәйрәм кәефе бүләк итте, Кыш бабай белән Кар кызы кунакка килде.