Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тарихчы-галим Габделхан Әхтәмҗан

10 декабрьдә тарихчы-галим Габделхан Әхтәмҗанның тууына 90 ел тулды. Каенлыда тумаса да, әнисенең туган авылын ул гомере буе үзе өчен изге урын дип санады. Сугыш елларында гаилә белән эвакуацияләнеп Каенлыда яшәделәр, авыл мәктәбендә укыды. Мәскәүдә туып гомере буе шунда яшәде, МГИМОда профессор дәрәҗәсенә күтәрелде, бик күп фәнни хезмәтләр авторы.