Бу дөньяда син ялгыз түгел
Инвалидлар декадасына багышлап балачактан инвалидлар Павлов Вадим, бертуган Нәсим һәм Рәсим Биктимировлар белән очраштык. Мөмкинлекләре чикле шагыйрьләргә багышланган "Аларның тормышы - үзе батырлык" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрдек, кунаклар белән тормыш-көнкүрешләре турында сөйләштек, үзебез әзерләгән күчтәнәчләрне тапшырдык.