Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Атларда да кеше язмышлары...

Кеше тормышында атларның роле турында сөйләштек:сугышта, тыныч тормышта. Авыл тарихында сугышка алынган атлар турында хикәятне кычкырып укыдык. Ат асраучылардан Якупова Разия үзләренең атлары, алар белән бәйле истәлекләр, чабыш атларының ирешкән уңышлары турында сөйләде, бүләк кубоклар, медальләр белән таныштырды.