Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Тылсымлы Яңа ел"

Кыш бабай, Кар кызы, Емеля, Әтәч, Эт образлары катнашкан яңа ел тамашасы күрсәтелде. Тамаша  балалар башкарган кыш, яңа ел турында җырлар, шигырьләр, биюләрне үз эченә алды. Кыш бабай белән Кар кызы котлады. Төрле бәйгеләр, яңа ел уеннары уйнатылды. Россия киносы елына багышланган “Минем яраткан кино героем” рәсем бәйгесенә йомгак ясалды.