Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гөбәдия - татарның затлы сые

Арвалашу клубында чираттагы очрашу татар халык ашы гөбәдиягә багышланды. Алып килгән бу затлы сыйдан күргәзмә әзерләдек. Һәркем үзенең пешерү ысулы белән уртаклашты. Якынлашып килүче Өлкәннәр һәм Тәрбиячеләр көне белән котладык. Клуб членнары арасында балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыгучылар шактый. Һөнәрләре белән бәйле биремнәр биреп аларны сынап та алдык, хезмәт юллары, эшләгән дәвердә булган төрле кызыклы хәлләр турында сөйләттек.