Татарстан - туган йортыбыз
Республика көненә багышлап мәдәният йорты ишек алдында бәйрәм кичәсе үткәрдек. Татарстаныбыз турында шигырьләр, җырлар, җырлы-биюле уеннар, республикабыз районнары турында табышмак-сораулар, җырлар, юбилярларны котлаулар һ.б. булды.