Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Моңыбызның йөзек кашы

Күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуга багышлап әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Сара апаның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү җырчыларыбыз башкаруында ул төрле елларда иҗат иткән җырлар белән аралашып барды. Җырлар баянга кушылып җырланды. Баянда районыбызның иң оста баянчыларыннан Рәйхан Нәфыйков уйнады. Портретын ясаттым, сценарий төзеп кичәне алып бардым.