Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Язмышлар язылганда

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Очрашу шул уңайдан үтте. Бу авырлыкларны безнең авылдашларыбыз да үз җилкәләрендә күтәрәләр. Иң элек эзләнү эшләре үткәрдем, китапханәдә булган 20 ләп том “Сәяси репрессия корбаннары”н өйрәнеп, анда язылган авылдашларыбызны барладым һәм очрашуда алар турында сөйләдем. Очрашуга килүчеләр алар турында белгәннәрен өстәп сөйләделәр. Ел саен Түбән Кама шәһәренә очрашуга чакырылучы 88 яшьлек Рәзинә апа Гәрәева үзләренең гаиләләре кичергәннәр турында сөйләде, архив документларын күрсәтте. Репрессиягә эләккән язучылар турында сөйләдем, шул темага язылган китаплары белән таныштырдым. Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла”, “Киек казлар” җырын җырладык.