Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Мәңге сакланырга хаклы хатлар

Урта мәктәпнең 5, 6, 7 сыйныф укучылары өчен солдат хатларына багышлап хәтер сәгате үткәрелде. Тыл белән фронтны бәйләп торган солдат хатлары турында укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Күргәзмәдәге авылдашларыбызның фронт хатлары белән таныштылар, аларның берничәсен кычкырып укыдык. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде, А.Алишның үлем көтеп ятканда хатынына язган хаты, М.Җәлилнең “Дуска” шигыре дә кычкырып укылды.