Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе
8 мартка багышланган бәйрәм кичәсенең беренче өлеше татар хатын-кызларының уңганлыгы символы, туграсы, мәдхия-гимны булган сөлгегә багышланды. Суккан, чиккән сөлгеләр күргәзмәсе әзерләнде. Кичәнең икенче өлешендә хатын-кызларны бәйрәм белән котлап концерт программасы күрсәтелде.