Без әкият яратабыз
4 март – Бөтендөнья кычкырып уку көне. Шул уңайдан “Ромашка” балалар бакчасының зурлар төркемендә “Ел китабы – 2019” га кергән Лилия Фәрхетдинованың “Өч алма” китабыннан әкиятләр кычкырып уку үткәрелде. Соңыннан балалар бик яратып күргәзмәдәге әкият китаплары белән таныштылар.