Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гаилә тоткасы - хатын-кыз

Чираттагы очрашу ике бәйрәмгә – Халыкара Хатын-кызлар көненә һәм берләшмәнең 5 еллык юбилеена багышланды. Иң элек якынлашып килүче бәйрәмебез белән котладык, хатын-кызның гаиләдәге роле турында сөйләшеп дәвам иттек. Клубыбызның 5 еллык тарихына күзәтү ясадык, үткәргән кичәләр, очрашулар, экскурсияләр турында хатирәләрне яңарттык. Шундыйлардан берсе – витаминнарга багышланганына тирәнрәк тукталдык. Яз, авитаминоз вакыты. Шифалы үләннәр, файдалы җиләк-җимешләр, яшелчә салатлары, башка ризыклардан күргәзмә-инсталляция әзерләдек. Күргәзмә буенча һәм витаминнар турында Фәридә Мостафина эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Матур җырлар, күңелле уеннар бәйрәм рухы өстәде.