Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Матурларга өлгерергә иде яшәп киткән мизгел арасын

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән шагыйрәләр, якташларыбыз Рәсимә Нәбиуллина һәм Асия Сафиналарны очрашуга чакырдык. Алар – классташлар, күрше авыллар Тоба һәм Үчкә кызлары. Очрашуда чордашлылар, мәктәп укучылары, шагыйрәләрнең классташлары катнашты. Әлеге чара Асия Сафинаның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Укучылар берничә шигырен яттан сөйләделәр. Рәсимә Нәбиуллина әдәби берләшмәнең җитәкчесе буларак чыгаш ясады.