Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Серле вә сихри як ул - Әтнә ягы

ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Татарстан әлифбасы” проекты кысаларында республикабызның 43 районыннан иң кечкенәсе Әтнә районына  багышлап "Серле вә сихри як ул - Әтнә ягы" дип исемләнгән әдәби-тарихи кичә үткәрелде. Презентация һәм күргәзмә әзерләнде. Авылыбызның хөрмәтле гаиләсе, юллама белән килеп 33 ел шушында яшәп балалар үстергән, Әтнә районында туып үскән Сәләховлар гаиләсе чакырылды. Районның тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирелде. Җырчыларыбыз С.Хәким, Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган һәм Риф Гатауллин җырларын башкардылар. Шагыйрьләр С.Хәким, Л.Шагыйрьҗан, С.Шакир, Ф.Зыятдинова шигырьләрен укыдылар.