Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Без - Илһамлы халык

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Россиянең “Алтын Аполлон” бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлап искә алу кичәсе үткәрдек. Һәр кеше үз милләтенең олуг шәхесләрен белергә, алар белән горурланырга тиештер. Кичә барышында  без җырчының тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясадык. Җырчыларыбыз Илһам абый җырларыннан илһам алып аның репертуарында булган 22 җырны зур осталык белән башкардылар.