Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Татарстанны дөньяга таныткан герой-шагыйрь

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышлап Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан нәниләр өчен балалар иртәсе үткәрдек. Татарстанны дөньяга таныткан шәхесләр арасында Муса Җәлил беренче рәтләрдә. Нәниләргә шуны аңлатырга тырыштык. Шагыйрьнең шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр. “Кызыма”, “Кызыл ромашка”, “Карак песи” җырларын җырладык. Бергәләп “Күрсәт әле”, үскәнем” җырлы-хәрәкәтле уенын уйнадык.