Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Каюм Насыйриның әкият геройлары янында

ТАССРның 100 еллыгына һәм күренекле мәгърифәтче, тарихчы, язучы, тел галиме Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулуга багышланган балалар иртәсе белән туган тел декадасын ачып җибәрдек. Каюм Насыйриның әдәп-әхлакка багышланган риваятьләре, әкиятләре белән таныштырып, телебезне, сөйләмебезне бай, матур, аһәңле итүдә китапларның, әкиятләрнең өлеше зур булуын нәни укучыларыбызга җиткерергә тырыштык.