Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Песни о войне, облетевшие весь мир

19 январьда күренекле рус шагыйре М.В.Исаковскийның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан һәм Җиңүнең 75 еллыгына шагыйрьнең сугыш еллары җырларына багышлап кичә әзерләдек һәм мәктәп укучыларына күрсәттек. Презентация һәм китап күргәзмәсе әзерләнде, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, җырларның язылу тарихын сөйләп җырчыларыбыз “До свиданья города и хаты”, “Ой туманы, мои растуманы”, “В прифронтовом лесу”, “Огонек”, “Враги сожгли родную хату”, “Катюша” җырлары башкарды. Кичә ике телдә барды.