Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Минем яратып эшли торган кул эшем

“Өлкәннәрдән калган истәлекне барлыйк, саклап калыйк, югалтмыйк” дигән циклдан “Минем яратып эшли торган кул эшем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Чордашлылар алып килгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Аларның һәркайсы үзенең яраткан кул эше турында сөйләде, иң беренче чиккән кулъяулыгы, сөлгесе турында хатирәләре белән уртаклашты. Традиция буенча очрашуга Кама Аланыннан кунак итеп чакырылган Раиса Янковская лаеклы ялга чыккач та тормыш бар икәнлеген раслап үзенең күптөрле шөгыльләре турында сөйләде, алып килгән кул эшләре белән таныштырды. Халык иҗатын искә төшереп очрашу темасына булган табышмакларга җаваплар эзләделәр, җырлап-биеп тә алдык.