Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Балалар киносы

8 январь – Россиядә балалар киносы көненә һәм Балачак унъеллыгына багышлап танып-белү сәгате үткәрелде. Бу чарада балалар киносының тарихы турында белешмә бирелде. Балалар киносы – “Унике ай” дигән яңача әкиятне бергәләп карау оештырылды. Әтиләре бәйрәм сюрпризы ясап гаиләсен борыңгы замокка яңа ел ялларына алып бара. Менә шунда инде кызлары Лиза телевизор да, компьютерлар да булмаган әкият дөньясына эләгә. Аның мавыктыргыч маҗараларын балалар кызыксынып карадылар.