Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Кышкы бизәкләр

Балалар белән кышкы бизәкләрне рәсемгә төшерү буенча иҗади сәгать үткәрелде. Рәсемнәрне ясау алдыннан кышкы бизәкләр турында әңгәмә үткәрдек. Елның нинди фасылы? Кыш айлары кайсылары? “Кышның нинди билгеләрен әйтә аласыз?” -  кышкы бизәкләр турында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. “ Кыш күрмәгән Африка балаларына бу фасыл  турында язып, нинди кыш бизәкләре төшерелгән рәсемнәр ясап җибәрер идегез?” – дигән сорау куйдык һәм рәсемнәр ясарга тәкъдим иттек. Сөйләшеп алганнан соң балалар бик тырышып рәсемнәр ясадылар.