Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Хуш киләсең, Яңа ел!"

Мәдәният йорты белән берлектә әзерләнгән Яңа елны каршылау кичәсе “Яңа ел экстримы” дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аның барышында Яз, Җәй, Көз, Кыш һәркайсы юмарт, бай Кыш бабайны үзендә калдырырга теләде. Яңа елны чанасына утыртып буранда адашып калган Кар кызы да килеп җитте. Кичәне җырлар, биюләр, юмор, төрле кызыклы уен-ярышлардан торган бәйрәм программасы дәвам итте.