Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Үткәннән - киләчәккә

Үтеп баручы елга йомгак ясадык:”Чордашлар” клубында нинди кызыклы очрашулар булган, кайсы ныграк истә калган, кемнең гаиләсендә нинди яхшы яңалыклар булган һ.б. Елның иң күп китап укучысы дип танып Гилаева Рәмзия апага, чигү осталарына бүләкләр тапшырдык. Балачак чыршы бәйрәмнәрен искә төшердек, истә калган кыш турында шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Төрле күңелле ярышлар үткәрдек, күңелле лотерея уйнаттык, бүләкләр бирдек.