Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Чыршы белән булган хәл

Балалар өчен театральләштерелгән чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә әкият геройлары Аю, Куян, Албасты, Убырлы, Чыршы  һәм Кыш бабай белән Кар кызы катнаштылар. Аларның чыгышлары уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Яңа ел чыршысына утлар да кабызылды, Кыш бабай килгән бер кешене дә бүләксез калдырмады.