Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр елын озатуга багышлап Ташлык авыл мәдәният йорты үткәргән  “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән елның йомгаклау чарасында катнаштык. Кичәдә без К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”, Ф.Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми”, Д.Салиховның “Коткарыгыз, каравыл!” спектакльләреннән өзек күрсәттек. Җырчыларыбыз Разия Якупова, Фәүзия Әхмәтшина, Ләйсия Әхмәтовалар спектакльләргә язылган җырларны башкардылар.