Театр яктылыкка илтә...
Театр елын озатуга багышлап “Театр яктылыкка илтә...” циклыннан елның йомгаклау чарасын - тематик кичә үткәрдек. 22 декабрьдә булачак татар театрының туган көне уңаеннан татар театры һәм авылыбызда театр тарихын искә төшердек, быелгы ел юбиляр-драматургларын искә алдык. Кичәдә авыл үзешчәннәре 6 спектакльдән өзек күрсәттеләр. Җырчыларыбыз спектакльләргә язылган җырларны башкарып кичәне музыкаль яктан бизәделәр.