Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ватан Батырлары - безнең горурлык

9 декабрь – Ватан Каһарманнары көне. Шул уңайдан  укучылар белән батырлык сәгате үткәрелде. Бу көннең тарихы, әһәмияте турында презентация күрсәтелде. Китап күргәзмәсе буенча районыбызның батыр уллары – СССР Геройлары, Дан орденнары кавалерлары һәм кыю йөрәкле авылдашларыбыз турында сөйләдек, җирле һәм күрсәтмә материалларны файдаландык.