Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр елы уңаеннан үткәрелгән милли үзешчән театраль коллективларның "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән исем астында үткәрелгән муниципаль театраль фестиваль-конкурста катнаштык. Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" пьесасы буенча эшләнгән спектакльне жюри һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим иттек. Нәтиҗәсе ел азагында билгеле булачак.