Онытмыйбыз һәм горурланабыз
14 ноябрь –Н.В.Лемаевның тууына 90 ел тулды. 2019 ел Түбән Камада Лемаев елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан чираттагы чара – мәгълүмат сәгате үткәрелде. Түбән Кама шәһәре. Сквер, нефтехимия колледжы, күпләгән мәдәни һәм торак төзелешләре, нефтехимия производствосы – шәһәрдә боларның шактые Түбән Кама тарихынды тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе - Николай Васильевич Лемаев исеме белән бәйләнгән. Бу хөрмәт иясенең тормыш һәм хезмәт юлы, ирешкән уңышлары турында китап күргәзмәсен кулланып мәгълүмат бирелде.