Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халык мәхәббәтен яулаган рәссам

15 ноябрь – Татарстанның һәм Росссиянең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 яшь тулган көн. Шул уңайдан урта мәктәп укучылары өчен сәнгать сәгате үткәрелде. Презентация һәм китап күргәзмәсе ярдәмендә рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Соңыннан А.С.Пушкин әкиятләре буенча мәдәният йорты үткәргән рәсем конкурсына йомгак ясалды, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.