Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Җырлар аша яшьлегемә кулым сузам

Кичәдә катнашучы чордашлылар – яшьлекләре 60, 70, 80 елларга туры килгән ханымнар. Кайберләре шул чорларда алып барган җырлар – истәлекләр дәфтәрләрен дә алып килгән иде. Яшьлек җырларын, алар белән бәйле истәлекләрне искә төшердек. Җырлар аша яшьлегебезгә кайтып килдек. Тоба авылыннан килгән кунак Тәнвира Якупова үзе өчен истәлекле яшьлек җырларын җырлап күрсәтте. Күп кенә җырлар җырланды. “Халык җырларын беләсеңме?” һәм “Бу әйберләр кайсы җырдан?” викториналары ханымнар өчен кызыклы булды.