Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Дуслыкта - көч!

“Хорошо, что есть каникулы!” акциясе кысаларында каникулдагы тагын бер төркем балалар өчен дуслык турында әңгәмә-уен кабатлап үткәрелде. Дус, дуслык төшенчәсе, кызлар-кызлар, малайлар-малайлар, егет-кызлар, кеше һәм табигать, милләтләр, илләр арасындагы дуслыклар турында сөйләштек, шигырьләр укыдык, мәкальләр әйттек, “дуслык йомгагы” ярдәмендә бер-беребезгә матур сүзләр әйтештек. Әкият, мультфильмнардагы геройлар – дусларны санадык, дус балаларга якты нурларын сибеп торучы күңелле, шәфкатьле, бәхетле кояш аппликациясе ясадык.