Дуслык белән көчле без
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милләтләр арасында дуслыкка багышланган театральләштерелгән кичә үткәрелде. Кичәдә кунаклар – Келәтле һәм Байданкино авылларыннан килгән рус, керәшен фольклор төркемнәре һәм авылдашларыбыз катнашты. Кичә шушы өч милләтнең кунаклашу бәйрәме формасында үтте.