Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сөмбелә бәйрәме

Балалар бакчасына барып нәниләр өчен Сөмбелә бәйрәме үткәрдек. Кичәгә зал көз темасына матур итеп бизәлде. Кичәнең төп герое быел Сөмбелә, Җәй кызы, Шүрәле һәм Убырлы Карчык булды. Композиция күрсәтелде, балалар җырладылар,  төрле уен-ярышларда катнаштылар. Убырлы белән Шүрәле Көз кызы - Сөмбеләне бәйләп урлап чыгып киткәч борчылып елаучылары да булды.