Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Экскурсия

Театр елына багышлап мәдәният йорты һәм китапханә үткәргән чараларда актив катнашучылар Казан шәһәренә, Г.Камал исемендәге академия театрының 114 нче сезонны ачу тантанасына бардык. Башта музей хезмәткәре Таңсылу безне фойеда урнашкан күргәзмәләр, музей почмаклары, алар аша театрның бай тарихы белән таныштырды. Театрның "визит карточка"сына әйләнгән К.Тинчуринның атаклы "Зәңгәр шәлен" карадык. Юлда кайтканда театрның бөтен труппасы диярлек катнашкан бу спектакль турында фикер алыштык.