Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тылсымлы йомгак белән сәяхәт

"Әкият дөнясы" клубының кечкенәләр төркеме белән әдәби уен үткәрдек. Тылсымлы йомгак ярдәмендә Убырлы Карчык әкият иленә чәчкән китап битләрен җыйдык. Моның өчен балаларның әкиятләр белүе, сорауларга җавап бирә алуы кирәк булды. Уен азагына китап битләре табылып бетте.