Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Ялчыгол укулары

Зәй районы Имәнлебаш авылында 7 нче мәртәбә Ялчыгол укулары булып узды. Казаннан һәм республикабызның төрле районнарыннан килгән күпсанлы кунаклар катнашында, зур әзерлек, тирән эчтәлекле бу фәнни-гамәли конференция быел "Хәзерге милли-мәдәни тормышыбызда Таҗетдин Ялчыгол мирасының роле һәм әһәмияте" дигән исем астында узды. Бу чарага без дә, Каенлы авыл китапханәчеләре чакырулы идек. Китапханәче Флера Гарипова "Түбән Кама җирлегендә Таҗетдин Ялчыгол эзләре" дигән темага чыгыш ясады.