Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Кем тизрәк җыя?"

"Әкият дөньясы" клубының кечкенәләр төркеме белән өстәл уены булган пазл җыю буенча ярыш оештырдык. Әкиятләргә багышланган 54 элементтан торган пазллар сайладык, шул әкиятләрне искә төшердек, балалардан сөйләттек. Иң беренче булып Разилә Нәбиуллина, икенче булып Шәрәпов Азамат җыйды. Башкаларның эш озаграк барды.