Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тарихта эзле инсан

м

Зәй районыннан Ялчыгол укуларын оештыручылар -  Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, Т.Ялчыголның җиденче буын оныгы Гамир Госман улы Таҗетдинов һ.б. китапханәгә килде. Алар белән түгәрәк өстәл оештырдык. Ялчыголга багышланган почмакка куелган үзем җыйган материаллар белән таныштырдым, аның Каенлы чоры турында сөйләдем. Алар Ялчыгол укулары турында сөйләделәр, Имәнлебашта үтәсе Ялчыгол укуларына чакырдылар, чыгыш әзерләргә куштылар.