Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Минем Татарстаным

Республика көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап кече яшьтәге мәктәп балалары белән интеллектуаль уен үткәрдек. Шәһәрдән каникулга кайткан һәм авыл балаларыннан ике команда төзеп ярыштырдык. Авыл балаларының республикабыз турында күбрәк белүе ачыкланды. Шәһәр балаларының татар телен камил белмәве дә комачаулык иткәндер.